+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Кычыткан ашы пешердегезме әле?

Язның иң файдалы үләненнән тәмле аш рецепты.

Кычыткан ашы пешердегезме әле?Кычыткан ашы пешердегезме әле?
Кычыткан ашы пешердегезме әле?

Кычыткан ашы — витаминлы аш. Аны май аенда бер-ике тапкыр пешереп ашасаң, файдасы ел буена җитә, дип әйтә иде нәнәйләр.

 Аш-су блогеры Мәрьям Миңнегуловадан кычыткан ашы рецепты тәкъдим итәбез, дуслар.

Ит шулпасы кайнатырга, сөзәргә, шулпага бер-ике бәрәңгене саламлап турап салырга. Майда кыздырылган кишер белән суганны да кушып җибәрергә.

Яңа гына җыйган кычыткан яфракларын юып, кайнар су белән пешекләргә, аларны вак итеп турарга һәм дүрт-биш йомырка салып тугларга. Шулпага йомыркалы кычыткан яфракларын салырга, кайнап чыккач та бераз сүрән утта тотарга. Дәфнә яфрагы салырга онытмагыз.
Бу язгы аш файдалы да, тәмле дә була!


Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас