+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Камыры кетердәп тора!

Суган кыягы һәм йомыркадан бик тәмле пирожки әзерлибез, дуслар.

Камыры кетердәп тора!Камыры кетердәп тора!
Камыры кетердәп тора!

Камыр өчен 1 бокал җылымса су, 1 аш кашыгы коры чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы алабыз, бераз күпертәбез.  Аннары 1 чәй калагы тоз, 2 кашык көнбагыш мае, 400-450 грамм чамасы он салып, камыр басабыз.

Камыр кабарган арада эчлек әзерлибез. 5-6 йомырканы каты итеп пешереп алабыз, шакмаклап турыйбыз. Суган кыягын юып, суын саркытабыз, турыйбыз. Барысын бергә бутап, тәменчә тоз салабыз.

Пирожкиларны майда ике яклап та кызарганчы пешерәбез. Тәмле булсын, дуслар!

 

Фото социаль челтәрләрдән

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас