+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Стрипслар әзерлибезме?

Балалар бу ризыкны бик ярата.

Стрипслар әзерлибезме?Стрипслар әзерлибезме?
Стрипслар әзерлибезме?

Кирәкле ингредиентлар:

400 грамм тавык ите;

100 грамм панировкалау өчен сохари;

70 грамм он;

2 йомырка;

50 грамм каты сыр;

2 тырнак сарымсак;

тәменчә тоз, паприка,

1 аш кашыгы үсемлек мае.

Әзерләү барышы:

  1. Тавык итен юыгыз, кәгазь салфетка белән корытыгыз. 3-4 сантиметр киңлектә озынча кисәкләргә турагыз.
  2. Итне тоз, паприка, вакланган сарымсак, бераз үсемлек мае салып, 15-20 минутка маринадланырга куегыз.
  3. Филе маринадланган арада панировкалау өчен өч савыт әзерләгезБеренчесендә чеметем тоз һәм борыч салып,  йомыркаларны күпертегез. Икенче тәлинкәгә он салыгыз. Өченче тәлинкәдә вак угыч аша чыгарылган сыр һәм панировкалау өчен сохарины бергә болгатыгыз.
  4. Тавык итенең һәр кисәген башта онга, аннары тугланган йомыркага  һәм соңыннан сырлы-сохарилы массага манып алыгыз.
  5.  Пергамент җәелгән формага тезеп, 200 градус кызулыктагы духовкада 25- 30 минут пешерегезӨсте кызарып китүгә, икенче ягын әйләндерегез.
  6. Стрисларны табынга үзегез ярткан соус белән чыгарыгыз.

Тәмле булсын, дуслар!

Автор фотосы.

 
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас