

Бакчада әчкелтем-татлы зелпе (жимолость) җимешләре өлгерде. Бу файдалы җимештән компот, кайнатма кайнатырга, тәмле пироглар пешерергә дә була. Әйдәгез, дуслар, бүген бергәләп зелпе пирогы пешерик әле. Бәйрәм табынына бик килешә ул!
Моның өчен 400-500 грамм зелпе җимеше, 200 грамм чамасы он, 150 грамм шикәр комы, 200 грамм йомшартылган акмай, 4 йомырка, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч, аз гына ванилин һәм тоз кирәк булачак.
Бүлмә температурасында торып йомшарган акмайга шикәр комы кушып туглыйбыз. Башта йомырканың берсен, аннан акрын гына калганнарын куша-куша, туглауны дәвам итәбез. Шуннан онны, камыр йомшарткычны, тозны, ванилинны чиратлап өстибез. Барысын кушып, тагын да яхшылап болгаткач, пергамент кәгазь җәелгән табага салабыз һәм өстенә зелпе җимешләрен тезәбез. Алдан 180 градуска кадәр җылытылган мичкә тыгып, 30-35 минут чамасы пешереп алабыз. Пешкән пирогны бераз суыткач, өстенә шикәр пудрасы сибәргә дә була. Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!
Фото: keksovaya.ru