

Бакчагызда җиләк пешәме, дуслар? Әниләрегез белән бергәләп, кышкылыкка татлы, хуш исле тәмлекәч әзерлик.
Җиләкләрне юып, суын саркытыгыз. Пешкән, изелгән, вак җиләкләрне аерып алыгыз һәм блендер белән ваклагыз. 1 килограмм җиләк измәсенә 500 грамм шикәр комы кушып, яхшылап болгатыгыз. Татлы яратучылар шикәрне күбрәк тә куша ала.
Шикәрле җиләк катнашмасына эре, бөтен һәм матур җиләкләрне салып, барысын бергә болгатыгыз һәм кечкенә савытларга бүлеп чыгыгыз.
Бу тәмлекәч бары тик туңдыргычта гына саклана. Кыш көннәрендә коймак, тәбикмәк белән ашарга бик тәмле ризык булачак ул. Сез дә ясап карагыз, дуслар!