+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
3 июль 2025, 06:55

Бер сәгатьтә әзер була!

Кетердәп торган тозлы кыярларны барысы да яратып ашаячак.

Бер сәгатьтә әзер була!Бер сәгатьтә әзер була!
Бер сәгатьтә әзер була!

Тиз генә тозланган кыярлар тәмле дә була, яшел төсен дә югалтмый. 500 грамм кыярга бер аш кашыгы шикәр комы, бер чәй калагы тоз, бер кашык аш серкәсе (9 процентлы), бер баш сарымсак, ике аш кашыгы үсемлек мае, вакланган укроп алына.
Яхшылап юылган кыярларның очларын кисеп, яртылаш бүләргә. Аларны янә яртылаш бүләргә, 4 өлеш килеп чыга. Болай эшләгәндә алар бик тиз маринадланачак. Бер сәгатьтән соң тәмләп ашарга да була.
Башта туралган кыярларга  тоз, шикәр комы сибеп, бутыйбыз. Шунда ук вак итеп туралган яисә кыргыч аша чыгарган сарымсакны да салабыз. Укроп һәм башка тәмләткечләрне дә кушабыз. Барысын да әйбәтләп бутарга кирәк.

Бер аш кашыгы аш серкәсе салып, тиз генә яхшылап бутыйбыз. Серкәне лимон сутына алыштырырга да мөмкин.

Иң соңыннан кыярга үсемлек мае кушабыз. Аны яхшылап җылытырга кирәк,  май кайнар булырга, тик кайнап чыгарга тиеш түгел.
Барысын да яхшылап бутагач, кыярның өстен каплап бер сәгатькә суыткычка куябыз.
Кетердәп торган хуш исле кыярларны барысы да яратып ашаячак!

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас