+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
4 Июля 2025, 09:05

Җир җиләгеннән кайнатма

Хуш исле, тәмле җиләк кайнатмасы кышын җәйге көннәрне искә төшерәчәк.

Җир җиләгеннән кайнатмаҖир җиләгеннән кайнатма
Җир җиләгеннән кайнатма

Аш-су остасы Тәския Вәгыйзовадан бик тәмле җиләк кайнатмасы рецепты тәкъдим итәбез. Яңа гына җыеп алып кайткан җиләктән кайнатма әзерлим дисәгез, әлеге рецептка күз салыгыз!

“1 кг җиләкне 1200 кг шикәр комы белән бутап куям, сироп булгач, шикәр комы эрегәч, кайнатырга куям. Ярты чәй калагы лимон кислотасы өстим. Кайнап күбек менгәч, 1 аш калагы акмай салам. Күбек сүнгәч, озак тотмыйм, сүндерәм. Суытам, тагын кайнатырга куям. Кайнатмыйм, кайнап чыгу белән сүндерәм. Куе тәмле чыга, төсе дә матур кала. Бик тәмле варенье чыга”, — ди Тәския Вәгыйзова.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас