+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
14 июль 2025, 06:20

Кара карлыганнан желе

Бу кайнатмада чын карлыган тәме саклана.

Кара карлыганнан желеКара карлыганнан желе
Кара карлыганнан желе

Быел карлыган мулдан. Уңган хуҗабикәләр төрлесеннән кайнатмалар ясый. Бу рецептта шикәр артык күп салынмый. Шуңа карамастан, ул аз тоелмый, киресенчә, шикәр боламыгы кебек түгел, ә чын карлыган тәме килеп торган кайнатма, чын-чынлап желе килеп чыга.

Карлыганны юып, калын төпле савытка салыгыз һәм талгын утка куегыз. Җылынган саен карлыган сутын бүлеп чыгара. Төбенә утырмасын өчен даими болгатып торыгыз. Кайнау кергәннән соң, карлыганны үз сутында 15 минут пешерегез. Хәзер 1 кг карлыганга 800 грамм исәбеннән шикәр салыгыз һәм уттан алып, шикәре эрегәнче болгатыгыз.  Стериль банкаларга салып, капкач каплап куегыз.

Тәмле дә, файдалы да булсын, дуслар!

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас