

Бакчада ташкабак өлгерде. Шул уңайдан файдаланып, тәмле коймаклар пешерик тә якыннарны сыйлыйк.
Безгә кирәк булачак:
- 1 уртача ташкабак;
- 1 йомырка;
- 50 грамм каты сыр;
- 1-2 тырнак сарымсак;
- 1 аш кашыгы он;
- тәменчә тоз, борыч.
Әзерләү барышы:
* Ташбакны кабыгыннан чистартыгыз, эре кыргыч аша чыгарыгыз һәм сутын сыгыгыз.
* Ташкабакка йомырка, кыргытан үткәрелгән сыр, сарымсак, тоз, борыч кушып, яхшылап болгатыгыгыз.
* Коймакларны үсемлек мае сөртелгән табада ике яклап та кыздырып алыгыз.
Табынга кибет каймагы белән чыгарыгыз. Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!
Фото: poleznogotovim.ru