+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
17 Июля 2025, 10:25

1 литрлы банкаларда кыяр тозлыйбыз

Кечерәк банкаларда тозлау күпкә уңайлырак.

1 литрлы банкаларда кыяр тозлыйбыз1 литрлы банкаларда кыяр тозлыйбыз
1 литрлы банкаларда кыяр тозлыйбыз

1 литрлы банкалар өчен вак кыярлар сайлагыз. Аларны иң элек юып, 3-4 сәгать салкын суда тотабыз. Аннары башларын кисеп алабыз. Яхшылап юылган һәм парландырылган банка төбенә 1-2 тырнак сарымсак, чия, карлыган яфраклары, орлыклы укроп, 4-5 данә кара борыч, 1-2 канәфер салабыз.  Кыяларны тыгызлап банкаларга тутырабыз һәм өстенә кайнар су коеп, 15 минутка капкач каплап куябыз, аннары бу суны түгәбез.

Бу вакытта маринад әзерлибез. 1 литр суга 2 аш кашыгы шикәр, 1 аш кашыгы тоз салып, кайнатып чыгарабыз. Иң соңыннан 2 аш кашыгы аш серкәсе салабыз. Кайнар маринадны банкаларга коеп, капкачларын ябабыз һәм суынганчы төреп куябыз.

Фото: vkusnyblog.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас