Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
17 июль 2025, 15:30

Тиз пешә торган чия бәлеше

Бакчагызда чияләр пешәме, дуслар? Әйдәгез, бергәләп тиз пешә торган чия бәлеше әзерләп карыйк әле.

Тиз пешә торган чия бәлеше
Тиз пешә торган чия бәлеше

Моның өчен ярты килограмм чамасы чия, 3-4 йомырка, 300-350 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 50 грамм акмай һәм чеметем генә тоз кирәк булачак.

Чияне яхшылап югач, төшен алабыз. Тирән савытка йомырка сытып, шикәр комы, тоз, май өстәп күпертәбез. Аннары он салып, бертөрле масса булганчы болгатабыз. Шуңа чияне салып бутыйбыз. Табаны  майлап, сохари яисә манный ярмасы сибәбез һәм килеп чыккан катнашманы салабыз. Кызу мичтә кызарганчы пешереп алабыз. Күпереп пешкән бәлеш өстенә шикәр оны сибеп, шакмаклап кисәбез.

Чәй табынын тагын да ямьләндереп җибәрүче чия бәлеше тел йотарлык тәмле була!

 

Фото: ryletik.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас