+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
19 Июля 2025, 06:20

Чияне үз сутында әзерлибез

Кышын ул чәй янына да, пирог эчлеге, десертлар өчен дә бик шәп булачак.

Чияне үз сутында әзерлибезЧияне үз сутында әзерлибез
Чияне үз сутында әзерлибез

Җиңел генә ысул белән чияне үз сутында кышкылыкка ябабыз, дуслар. Иң элек җимешләрне юып, суын саркытып, төшен алабыз. Стерильләштерелгән 0,5-0,7 литрлы банкалар һәм капкачлар әзерләп куябыз.

Бу рецептта 1 килограмм чиягә 300 грамм шикәр алына. Төшләре алынган чияне шикәр белән бутап, берничә сәгатькә калдырабыз. Аннары утка куеп, кайнатып чыгарабыз һәм стериль банкаларга салып чыгабыз. Капкачын каплап, бер тәүлеккә төреп куябыз.

 

Фото: patee.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас