+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
21 июль 2025, 04:55

Тәмле дә, файдалы да!

Крыжовниктан кышкылыкка тәмлекәч әзерлибез.

Тәмле дә, файдалы да!Тәмле дә, файдалы да!
Тәмле дә, файдалы да!

Кайнатып ясалганына караганда, туңдыргычта сакланачак бу тәмлекәчтә витаминнар күбрәк сакланып кала.

Крыжовниктан салкын “кайнатма” ясау өчен 1 кг крыжовник, 800гр-1кг шикәр комы, 2 әфлисун, ярты лимон кирәк булачак.

Җимешләрне юып, суын саркытабыз. Әфлисун, лимонның эчендәге орлыкларын алабыз.  Барысын бергә иттарткычтан үткәрәбез яисә блендер белән ваклатабыз. Массага шикәр кушып, эрегәнче бутыйбыз һәм пластик савытларга салып, туңдыргычка куябыз.

Әфлисун урынына мандарин салучылар да бар. Алай да бик тәмле, хәтта йомшаграк, татлырак масса килеп чыга.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас