

Бу бик тә тәмле рулетны әзерләү өчен зур булмаган 4 ташкабак, эчлек өчен берәр суган, кишер һәм татлы борыч, бер-ике тырнак сарымсак, тоз һәм борыч кирәк булачак. Камыр өчен 4 йомырка, 4 аш кашыгы йогурт, 4 аш кашыгы он, тоз һәм кара борыч алына.
Юылган ташкабакларны эре кыргыч аша чыгарабыз, бер чәй калагы чамасы тоз сибеп куябыз. Вак кына туралган суганны, вак кыргыч аша чыгарган кишерне, вак итеп туралган татлы борычны үсемлек маенда аз гына кыздырабыз, аннары томалап пешерәбез. Аңа тоз, кара борыч һәм вакланган сарымсак өстибез.
Икенче савытка 4 йомырка сытып туглыйбыз, тәменчә тоз һәм борыч өстибез. Шуңа 4 аш кашыгы йогурт салып, янә яхшылап туглыйбыз. Аннан соң 4 аш кашыгы он өстәп, янә туглыйбыз.
Ташкабакның сутын кысып чыгарабыз һәм аны сыек камырга кушабыз. Табадагы пергамент кәгазь өстенә салып, тигезләп җәябез һәм 20 минут чамасы пешереп алабыз. Мичтән алгач, өстенә томалап пешерелгән яшелчәләрне салабыз, аның өстенә кыргыч аша чыгарган сырны сибәбез һәм рулет итеп төрәбез. Өстенә тагын сыр сибеп, 10 минутка мичкә тыгабыз.
Түгәрәкләп киселгән рулетны яшел тәмләткечләр белән бизәп, табынга чыгарабыз. Тәмле булсын!
Фото: ideireceptov.ru