+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
26 Июля 2025, 04:55

Кышкылыкка рассольник әзерлибез

Тиз генә аш өлгертү өчен бик уңайлы ул.

Кышкылыкка рассольник әзерлибезКышкылыкка рассольник әзерлибез
Кышкылыкка рассольник әзерлибез

Моның өчен 3 килограмм кыяр, 3 килограмм помидор, 1 килограмм кишер, 1 килограмм суган, 500 грамм арпа ярмасы (перловка), 200 грамм үсемлек мае, 4 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе, түгәрәк борыч кирәк.

Арпа ярмасын 4-5 сәгать суда тотабыз. Кыяр, помидор, кишер, суганны турап, арпа ярмасы, тоз, шикәр комы, үсемлек мае салып, 40 минут пешерәбез. Пешеп чыкканда гына аш серкәсе салабыз. Стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач белән ябабыз һәм төреп, суынганчы тотабыз.

Тәмле булсын!

 

 Фото: maminakopilka.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас