+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
27 июль 2025, 10:10

Ташкабактан тәмле торт

Ул файдалы да, би-и-ик тәмле була.

Ташкабактан тәмле тортТашкабактан тәмле торт
Ташкабактан тәмле торт

Бакчагызда ташкабаклар өлгердеме, дуслар?! Сарысы, агы, яшеле, буйлы-буйлысы — аның ниндие генә үсми хәзер. Әлеге файдалы яшелчәдән бик тәмле ризыклар әзерләргә мөмкин. Әйдәгез, бүген бергәләп ташкабактан торт пешереп карыйк. Моның өчен 2 яшь ташкабак, 4 йомырка, 1 стакан он, 4 помидор, 2-3 тырнак сарымсак, 3-4 аш кашыгы каймак яки майонез, тәменчә тоз һәм борыч алына.

Ташкабакны эре угычтан чыгарып, артык суын түгәргә кирәк. Аңа йомырка, он кушып бутагач, тәменчә тоз һәм борыч сибәргә, ул куе коймак камыры кебек килеп чыгарга тиеш.

Табаны үсемлек мае белән майлап, берничә юка белен пешерәбез. Белен артык калын булмасын өчен, камырны табага салгач, агач кашык белән тиз генә тигезләп җәергә кирәк.

Каймакка яки майонезга вакланган сарымсак кушып туглыйбыз, помидорны юка кисәкләргә түгәрәкләп кисәбез. Хәзер тортны әзерлибез. Башта киң савытка беленне салып өстенә каймак ягабыз һәм помидор телемнәре тезеп чыгабыз. Аның өстенә тагын бер беленне куеп, шулай ук кабатлыйбыз. Иң өске катка каймак яки майонез ягып, помидор һәм яшел үләннәр белән бизибез. Черри помидорлары белән бизәсәгез, бигрәк тә матур күренер. Әзер тортны суыткычта ярты сәгать чамасы тотарга кирәк.

Ташкабак торты би-и-ик тәмле була, иренмичә пешереп карагыз, дуслар!

 

Фото: povar.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас