+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
28 Июля 2025, 06:15

Кышкылыкка кадәр калыр микән?!

Бу тәмле кетчупны сез дә ясап карагыз.

Кышкылыкка кадәр калыр микән?!Кышкылыкка кадәр калыр микән?!
Кышкылыкка кадәр калыр микән?!

Кирәкле игредиентлар:

3 кг помидор;

0,5 кг алма;

250 гр суган;

3 болгар борычы;

200 гр шикәр;

2 аш кашыгы тоз;

тәменчә борыч;

1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Кетчуп өчен итләч помидорлар сайларга тырышыгыз. Андый помидордан соус куе, тәмле була. Озак кайнатырга да кирәкми. Помидор, алма, суган, борычны юып, турагыз.  Калын төпле савытка салып, пешерергә куегыз, болгатып торыгыз. Яшелчәләр изелеп пешкәч, блендер белән ваклатыгыз һәм тимер иләк аша чыгарыгыз. Хәзер шикәр, тоз, борыч салып, 20 минут кайнатыгыз. Сүндерер алдыннан аш серкәсе салыгыз. Кайнар кетчупны стериль банкаларга салып, тимер капкач белән каплагыз, төреп куегыз.

Кыш көннәрендә тәмле кетчуп макарон, ит ризыклары янына бик шәп булачак.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас