+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
29 Июля 2025, 05:45

Кышкылыкка бик тәмле лечо

Бакчада кыярлар өлгерәме, дуслар? Әйдәгез, бик тәмле лечо ясыйбыз.

Кышкылыкка бик тәмле лечоКышкылыкка бик тәмле лечо
Кышкылыкка бик тәмле лечо

Лечо өчен 5 килограмм кыяр, 2,5 килограмм помидор, 1 килограмм татлы борыч, 200 грамм шикәр комы, бераз петрушка, базилик, бер баш сарымсак, 100 грамм 9 процентлы аш серкәсе, 200 грамм үсемлек мае, 3 аш кашыгы өеп тоз кирәк булачак.

 Кыярдан башка яшелчәләрне иттарткыч, яки комбайн аша үткәрергә кирәк. Шуңа тәмләткечләрне кушып, 15 минут кайнатабыз.

Шул вакыт эчендә кыярны түгәрәкләп турыйбыз. Картайган кыярларның тышын чистартырга, эре төшләрен алырга кирәк. Кыярны катнашмага кушып, янә 10 минут кайнатабыз. Соңыннан вак итеп туралган сарымсакны һәм аш серкәсен салабыз.

Чәй содасы белән яхшылап юып, стерильләштерелгән банкаларга кайнап торган лечоны тутырабыз һәм, капкачын ябып, җылы итеп төреп куябыз.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас