

Бу лечо өчен 4 килограмм помидор, 1 килограмм кишер, 1 килограмм татлы борыч, ярты килограмм суган, бер баш сарымсак, 100 грамм шикәр комы, 2 аш калагы тоз, ярты стакан үсемлек мае, бер кашык аш серкәсе, петрушка, базилик кебек яшел тәмләткечләр, хуш исле һәм кара борыч кирәк булачак.
Помидорны блендерда ваклыйбыз яисә иттарткыч аша чыгарабыз, кишерне кыргыч аша үткәрәбез, татлы борычны шакмаклап, эре кисәкләргә турыйбыз. Башлы суганны вак итеп турыйбыз, сарымсакны ваклыйбыз.
Помидор белән кишерне 30 минут кайнатабыз. Аннан суган салабыз һәм тагын 10 минут кайнатабыз. Шуңа татлы борыч кушып, янә 10 минут кайнатабыз. Вак итеп туралган яшел тәмләткечләр, үсемлек мае, шикәр комы, тоз, янә 10 минут чамасы талгын утта пешерәбез.
Сүндерер алдыннан вакланган сарымсакны һәм аш серкәсен салабыз. Чәй содасы белән яхшылап юып, стерильләштерелгән банкаларга кайнап торган лечоны тутырабыз һәм, капкачын ябып, җылы итеп төреп куябыз.
Фото: uspeh-dacha.ru