+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
4 август 2025, 05:20

Помидорны үз сутында тозлыйбыз

Ярылган помидорларны ташларга ашыкмагыз, алардан бик тәмле сут әзерләргә була.

Помидорны үз сутында тозлыйбызПомидорны үз сутында тозлыйбыз
Помидорны үз сутында тозлыйбыз

Кызарып ярылган помидорларны ташларга ашыкмагыз, алардан бик тәмле сут килеп чыга. Әгәр помидорны үз сутында тозласаң, табынның уртасында утырырлык матур һәм тәмле ризык була.

Яхшылап юылган һәм стерильләштерелгән 3 литрлык банкаларга каты тышлы, ярылмаган уртача зурлыктагы помидорларны тутырабыз. (1 литрлык банкаларга вак помидорлар ябу уңайлы). Һәр банкага кайнап торган су коеп, 5 минут тотабыз, аннан суны түгеп, помидорлар өстенә кайнап торган томат суты коябыз. Ә ул болай әзерләнә: ныклап пешкән эре помидорларны иттарткыч аша чыгарабыз яисә блендерда әйләндәрәбез. 3 литр сутка 4 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 5 хуш исле борыч, 6 лавр яфрагы, 3 гвоздика, 1 чәй калагы төелгән корица алына. Сутны кайнатып чыгаргач, өстенә җыелган күбеген алабыз һәм барлык тәмләткечләрне кушып, 5 минут кайнатабыз.

Банкаларны тимер капкач белән ябып, әйләндереп каплап куябыз. Мондый ысул белән япкан помидорлар кыш буена бик яхшы саклана.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас