

Быел алмалар бигрәк иртә коела башлады. Әнә шул коелган алмалардан бик тәмле измә ясарга була. Аны балалар да, өлкәннәр дә бик яратып ашый.
5 килограмм алманы юганнан соң, өстенә бераз су коеп йомшарганчы кайнатырга һәм иләк аша чыгарырга кирәк. Килеп чыккан измәне табакка салып, 100 грамм шикәр кушып бутарга да кайнатырга куярга. Шуңа бер банка куертылган сөт өстәгәннән соң, янә кайнатып чыгарырга кирәк.
Алдан банкаларны чәй содасы белән яхшылап юып, парда яисә газ мичендә стерильләштерергә кирәк булачак. Әзер банкаларга измәне кайнар килеш тутырып, капкач белән япканнан соң суынганчы каплап тотарга киңәш ителә. Барлыгы ярты литрлы 8 банка чыгачак. Әгәр алмаларны кабыгыннан, төшеннән чистартып эшләсәгез, аны иләктән түгел, блендердан гына чыгарырга була.
Бу йомшак алма измәсен икмәккә ягып та, коймак белән ашарга да бик тәмле.
Автор фотосы.