+24 °С
Дождь


Духовкада пешкән алма – бик тәмле дә, файдалы да десерт.
Аны әзерләү өчен кирәк: 4 алма, 4 чәй калагы бал, әстерхан яисә фундук чикләвеге, ярты чәй калагы дарчин (корица).
Алмаларның үзәген алабыз. Барлыкка килгән буш урынга чикләвек, бал һәм дарчин салабыз. Шулай ук караҗимеш, йөзем салырга да була.
180 градуска кадәр җылытылган мичтә алма йомшарганчы, алтынсу төскә кергәнче, якынча 20–25 минут пешерәбез.
Бик тәмле була, сез дә пешереп ашагыз!
Фото: menunedeli.ru