

Алмаларны юып, үзәген, орлыкларын алабыз, вак итеп турыйбыз. Калын төпле кәстрүлгә 1 стакан су салып, уртача утта алмалар йомшарганчы пешерәбез, аннары блендер белән изәбез. Әгәр алмалар әче икән, кайнар измәгә бераз шикәр өстәргә була.
Хәзер ике таба алабыз. Берсенә су салып, утка куябыз. Икенчесен аның өстенә утыртабыз, үсемлек мае сөртәбез һәм юка гына итеп алма измәсе җәябез. Измәне никадәр калынрак салсак, шулкадәр озаграк кибә. Юка коймак калынлыгында җәйсәк, как якынча 1 сәгать кибә.
Кыскасы, яңгырлы, болытлы көннәрдә как су мунчасында бик тиз кибә. Каты булмасын өчен бераз йомшак урыннары калгач, какны кайнар табадан алып, сөлгегә яисә тактага җәеп бераз тотабыз.
Ә сез ничек киптерәсез? Үз ысулларыгыз белән дә бүлешсәгез иде, дуслар.
Автор фотосы.