+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
14 Августа 2025, 08:25

Төсе матур, үзе тәмле була!

Борщ пешерүнең биш сере бар.

Төсе матур, үзе тәмле була!Төсе матур, үзе тәмле була!
Төсе матур, үзе тәмле була!

Һәр хуҗабикәнең борщ пешерү буенча үз сере бардыр, мөгаен. Шулай да бу ашны оста пешерү өчен берничә серне белергә кирәк икән.

Чөгендерне кыргыч аша чыгармаска, озынчалап турарга тырышыгыз. Кыздыру — ул шулпа өчен килешә. Ә борщка чөгендерне күмәрлек кенә су өстәп, йомшарганчы томалап пешерергә кирәк: югыйсә ул коры булачак һәм төсен үзгәртәчәк. Калак очында гына шикәр комы сибәргә мөмкин. Мондый аш өчен маринадланган чөгендер дә бик килешә. Чөгендергә томат кирәк. Шуңа күрә бер аш кашыгы томат өстибез һәм бергә томалап пешерәбез. Суган белән кишерне майда бераз кыздырып алырга кирәк. Иң яхшысы — бер кисәк акмай өстәп җибәрү. Чөгендер белән кишерне шулпага иң азактан салабыз. Төсен саклау өчен кислотаны (аш серкәсеме, лимон суты булсынмы да, тозлы кыяр тозлыгымы — һәр хуҗабикә үзе яратканын сайлый) — боларны шулпага чөгендер салганчы өстәргә кирәк. Чөгендер, кара-көрән төскә кермәсен өчен кислоталы шулпага эләгергә тиеш. Ә менә кәбестәне һәм бәрәңгене чөгендергә кадәр  салу яхшырак.

 

Фото: meetngreetme.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас