

Яшелчәләр мул булды быел, шуңа да хуҗабикәләр кышкылыкка салатларны күпләп әзерли.
Бүген тәкъдим итәчәк икраны икмәккә ягып та, коймакка төреп тә ашап була.
Аны әзерләү өчен берәр килограмм помидор белән алма, яртышар килограмм кишер белән суган, 4-5 баш сарымсак, ярты стакан үсемлек мае, 3 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы тоз, бер кузак әче борыч, петрушка, укроп кебек яшел тәмләткечләр, бер калак 70 процентлы аш серкәсе кирәк булачак.
Яшелчәләрне һәм алманы иттарткыч аша чыгарырга һәм тәмләткечләр кушып, кайнатырга куярга. Ярты сәгать пешергәннән соң, аш серкәсе салырга. Кайнар икраны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, җылы урынга төреп куярга.