+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
26 август 2025, 04:30

Яшел помидордан бик шәп тәмләткеч

Кышын ит янына бердигән ризык була ул.

Яшел помидордан бик шәп тәмләткечЯшел помидордан бик шәп тәмләткеч
Яшел помидордан бик шәп тәмләткеч

Яшел помидорны юып, духовкада йомшарганчы пешереп алырга да иттарткыч яисә комбайн аша үткәрергә. Тәменә карап тоз, кара борыч өстәргә, үсемлек маенда кыздырылган вак кына суган салырга. Катнашманы яхшылап бутап, ярты литрлы банкаларга тутырырга. Өстенә кайнар томат соусы салып, ярты сәгать сулы савытка утыртып стерильләштергәч, банкаларны каплап, суынганчы җылы урынга төреп куярга кирәк.

Томат соусы өчен пешкән кызыл помидорларны бераз пешереп алгач, иләк аша үткәрергә. Пешереп тормыйча, блендерда әйләндереп, аннан иләк аша чыгарырга да була. Бу массаны кайнатып чыгаргач, лавр яфрагы, бөртекле кара борыч, вак кына туралган яшел тәмләткеч үләннәр, сарымсак, шикәр комы, тоз салып, тагын бер биш минут кайнатырга.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас