

Бакчагызда алмалар алланып пешәме, дуслар? Әйдәгез, бергәләп шарлотка әзерлик әле. Аны пешерү өчен иң элек түбәндәгеләрне хәстәрлик:
4 йомырка;
300 грамм он;
1 стакан шикәр комы;
2 аш кашыгы акмай;
1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель);
4-5 алма.
Йомырка белән шикәр комын миксер белән күпертәбез, йомшартылган акмай кушабыз. Аннары он белән камыр көпшәкләндергечне бергә иләп, акрын гына йомыркалы массага салабыз. Камырның яртысын майланган табага агызабыз. Өстенә туралган алмалар тезәбез. Калган камырны өстенә агызабыз һәм табаны мичкә озатабыз.
Шарлотка якынча 35-40 минут пешә. Чәйләрегез тәмле булсын!
Автор фотосы.