+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
14 сентябрь 2025, 04:55

Кышкылыкка җиңел әзерләнә торган салат

Моның өчен бакчада үскән яшелчәләр генә кирәк.

Кышкылыкка җиңел әзерләнә торган салатКышкылыкка җиңел әзерләнә торган салат
Кышкылыкка җиңел әзерләнә торган салат

Кышкылыкка җиңел генә әзерләнә торган әлеге салат өчен 2 килограмм помидор, берәр килограмм башлы суган, кишер, кәбестә, кыяр, татлы борыч алына.

Барлык яшелчәләрне дә ваклап турап, яхшылап бутаганнан соң, өсләренә 3 аш кашыгы тоз белән бер стакан үсемлек мае салырга. Ярты стакан суга 100 миллиграмм 9 процентлы аш серкәсе кушып, яшелчәләр өстенә сибәргә. Тагын бер тапкыр яхшылап бутаганнан соң, кайнатып чыгарырга һәм биш-ун минут чамасы кайнатып алырга кирәк. Кайнатканда әледән-әле болгатып алырга онытмагыз.

Кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябарга һәм суынганчы каплап тотарга гына калачак.

Кышны бу салатны икенче ашлар белән ашарга да, үзе генә дә бик тәмле була!

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас