

Кирәкле ингредиентлар:
минтай филесы – 600 грамм
кибет каймагы - 3 аш кашыгы
суган – 2 данә
кишер – 1 данә
каты сыр – 100 грамм
тоз, тәмләткечләр
Әзерләү барышы.
Минтай балыгы филесын юып, суын саркытып, тоз, тәмләткечләр сибегез. Духовка өчен ярый торган пыяла яисә керамик савытны майлап, минтай кисәкләрен тезегез, өстенә кибет каймагы сөртеп чыгыгыз.
Табада аз гына үсемлек мае салып, туралган суган һәм кыргыч аша чыгарылган кишерне кыздырып алыгыз һәм балык өстенә тигезләп салып чыгыгыз.
Каты сырны кыргычтан чыгарыгыз. Кишерле-суганлы масса өстенә сибегез.
Хәзер духовкага куеп, 30 минут чамасы 180 градуста пешереп алыгыз.
Тәмле булсын, дуслар!
Фото: karamelcafe.ru