+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
19 сентябрь 2025, 11:35

Чикләвекле алмалар

Алмаларны түбәндәгечә мичтә пешереп алсагыз, тагын да тәмлерәк була.

Чикләвекле алмаларЧикләвекле алмалар
Чикләвекле алмалар

Дуслар, көз һәм кыш витаминлы ризыкларны, бигрәк тә, төрле чикләвек, кипкән җиләк-җимешләрне күбрәк ашарга киңәш итәләр. Шулай да сезнең алма, груша, банан яратканыгызны белеп торабыз инде. Бу җимешләрне иртәнге боткага кушып та ашыйсыздыр әле. Әгәр алмаларны түбәндәгечә мичтә пешереп алсагыз, тагын да тәмлерәк була.

Моның өчен 2 алма, 4 чәй калагы йомшак сыр, 1 груша, ярты чәй калагы шикәр комы, бер чеметем корица, 2 аш кашыгы әстерхан чикләвеге, 1 стакан алма суты, 1 аш кашыгы шикәр пудрасы кирәк.

Алмаларны яхшылап юып, урталай бүләбез һәм үзәген алабыз. Алманың һәр кисәгенә йомшак сыр салабыз. Грушаны юып, вак кына шакмаклап турыйбыз һәм аңа шикәр комы, корица, әстерхан чикләвеге кушабыз. Һәр алма кисәгенә шул эчлекне салып чыгабыз.

Мичне 175 градуска җиткәнче кыздырырга куябыз. Алмаларны тирәнрәк формага урнаштырып, ярты стакан алма суты салабыз. Аннары форманы фольга белән каплап, мичкә тыгабыз һәм 30 минут чамасы пешерәбез. Соңыннан фольганы алып, калган сутны салып бетерәбез һәм тагын 10 минут мичтә тотабыз. Суынганын көтеп, өстенә шикәр пудрасы сибәбез.

Телне йотарлык тәмле була, дуслар!

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас