+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
11 Октября 2025, 03:10

Иртәнге чәйгә – сырниклар

Аны балалар да ярата.

Иртәнге чәйгә –  сырникларИртәнге чәйгә –  сырниклар
Иртәнге чәйгә – сырниклар
Моның өчен 350 грамм эремчек, 1 йомырка, 2 аш кашыгы он, 2 аш кашыгы манный ярмасы, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы ваниль шикәре кирәк.
 
Иң элек эремчекне чәнечке яисә бәрәңге төйгеч белән төябез. Аннары башка ингредиентларны кушабыз һәм яхшылап болгатабыз. Хәзер шарчыклар ясап, аларга он сибелгән тактада түгәрәк форма бирәбез. Камырыгыз бик сыек булса, он өстәргә мөмкин. Май сөртелгән табада ике ягын да кыздырып алабыз, капкачын каплап, 3 минут чамасы сүрән утта тотабыз.
 
Сырниклар өстенә шикәр пудрасы сибәргә, табынга кайнатма һәм кибет каймагы белән чыгарырга мөмкин. Бик тәмле була, сез дә әзерләп карагыз.
 
Фото:fresh.ru
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас