

Бакчада үскән алмаларыгыз калдымы әле, дуслар? Әйдәгез, ялларда алмалы пирог әзерлик.
Моның өчен кирәк булачак:
400 грамм он,
180 грамм бүлмә температурасындагы акмай,
180 грамм шикәр,
2 йомырка,
700 грамм алма,
1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч,
бер чеметем тоз.
Тирән савытта иләнгән он, шикәр, камыр көпшәкләндергеч һәм тозны бергә кушыгыз. Акмайны шакмакларга турагыз һәм коры ингредиентларга салып, барысын бергә кул белән уыгыз. Аннары йомырка кушып, каты итми генә камыр басыгыз. Аны ике өлешкә бүлегез: берсен — зуррак, икенчесен кечерәк калдырып, азык пленкасына төрегез һәм ким дигәндә бер сәгатькә суыткычка алып куегыз.
Ул арада алмадан эчлек әзерләгез. Алмаларны кабыгыннан чистартыгыз һәм эре угычта кырыгыз. Әгәр алмалар әчерәк булса, бер чәй кашыгы шикәр сибегез. Тәм өчен дарчин (корица) кушып җибәрергә дә була.
Духовканы 180-200 градуска кадәр җылытыгыз. Камырның суытылган зур өлешен алыгыз һәм эре угыч аша пергамент кәгазь җәелгән формага кырыгыз, тигезләп җәегез. Өстенә алма эчлеге салыгыз, әгәр сусыл булса, артык сутын җиңелчә сыгыгыз. Камырның кечерәк өлешен өстенә кырып, тигезләп куегыз.
Пирогны духовкада 40-45 минут пешерегез. Табынга чыгарыр алдыннан бераз суытыгыз. Бу десерт бик тәмле була, сез дә пешереп карагыз, дуслар!
Фото:souspark.ru