+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
15 октябрь 2025, 05:30

Шакшуканы бик мактыйлар!

Тиз әзерләнә торган бу ризык тәмле дә, файдалы да.

Шакшуканы бик мактыйлар!Шакшуканы бик мактыйлар!
Шакшуканы бик мактыйлар!

Бу тәмле ризыкны әзерләү өчен 5 йомырка, ярты баш суган, 1 болгар борычы, 1 тырнак сарымсак, 4 помидор, 2 аш кашыгы томат пастасы, 1 чәй калагы паприка һәм зира, тәмләткечләр, тәменчә тоз, петрушка кирәк булачак.

Вак кына туралган суганны алтынсу төскә кергәнче кыздырып алыгыз. Аңа вак итеп туралган сарымсак кушып, тагын 1 минут чамасы кыздырыгыз. Шакмаклап туралган татлы борычны өстәп, янә 5-7 минут кыздырып алыгыз. Аннары шакмаклап туралган помидор һәм томат пастасын, тәмләткечләр өстәп, тагын 5-7 минут тотыгыз. Йомыркаларны берәм-берәм сытып,  шакшуканы капкач астында әзер булганчы томалап пешерегез. Өстенә вак кына туралган петрушка сибеп, табынга чыгарырга да була. Бик тәмле була!

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас