

Бу йомшак та, тәмле дә запеканканы әзерләү өчен өчен 400 грамм кабак, 300 грамм эремчек, 2 йомырка, 20 грамм акмай, 3 кашык шикәр комы, 2 кашык каймак, 2 кашык манный ярмасы, чеметем генә чәй содасы һәм тоз кирәк булачак.
Тирән савытка эремчек, манный ярмасы, шикәр комы, тоз, чәй содасы, каймак һәм йомыркаларны салып, яхшылап бутыйбыз. Кабакның йомшагын уртача кыргыч аша чыгарабыз. Әгәр кабак сулы булса, бераз суын кысып агызабыз. Кабакны эремчек катнашмасына кушабыз.
Калай яки чуен табаны акмай белән майлыйбыз, төбенә һәм кырыйларына он яисә манный ярмасы сибәбез.
Кабак белән эремчек катнашмасын салабыз һәм өстен тигезлибез. Мичтә 180 градус температурада 45-50 минут чамасы пешерәбез.
Кабаклы-эремчекле запеканка әзер. Ул җылы чакта да һәм салкын килеш тә тәмле. Каймак белән ашарга да була.
Фото: vitablog.ru