+23 °С
Облачно
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
20 Октября 2025, 11:00

Әфлисунлы, кабаклы смузи

Имбир кушылган бу эчемлек көзге көннәрдә бик файдалы да әле.

Әфлисунлы, кабаклы смузиӘфлисунлы, кабаклы смузи
Әфлисунлы, кабаклы смузи

Тәмле смузи әзерләү өчен  250-300 грамм кабак пюресы, 350 грамм грейпфрут, 200 грамм әфлисун, 1-2 аш кашыгы бал, 1-2 кисәк имбир, калак очында корица, мускат чикләвеге кирәк булачак.

Кабакны алдан суда яисә духовкада пешереп алабыз һәм суытабыз.

Цитруслы җимешләрнең кисәкләрен пленкадан чистартабыз, имбирне вак кыргыч аша чыгарабыз. Кабак кисәкләрен һәм барлык ингредиентларны кушып, блендерда яхшылап туглыйбыз.

 Смузи тәмле дә, файдалы да була, үзе җиңел генә ясала. Көзге салкын көннәрендә аны әзерләп, якыннарыгызны сөендерегез әле.

 

Фото: attuale.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас