

Әле чөгендернең иң тәмле вакыты. Бу файдалы яшелчәдән төрле ашлар пешерергә, салатлар әзерләргә була. Көзге көннәрдә менә бу салат аеруча тәмле тоела. Сез дә әзерләп карагыз әле, бер дә үкенмәссез.
Салат өчен ике пешкән чөгендер, 3-4 тозлы кыяр, 4 пешкән йомырка, яшел укроп ( киптерелгәне яки туңдырганы да ярый), бер баш суган, 1-2 тырнак сарымсак, тәменчә кара борыч, 2-3 кашык майонез кирәк булыр.
Чөгендерне эре кыргыч аша үткәрәбез, тозлы кыяр белән пешкән йомырканы вак итеп турыйбыз. Суганны һәм сарымсакны вак кына турап, үсемлек маенда кыздырып алабыз. Барысын да бергә кушып, укроп һәм борыч сибәбез, майонез белән яхшылап бутыйбыз. Матур күренсен өчен аны төрле яшел тәмләткеч үләннәр белән бизәргә була. Салатны ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Тәмле булсын, дуслар!
Фото: postila.ru