+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
23 октябрь 2025, 04:25

Балачак печеньесы

Бу тәмле печеньены бернинди кибет тәмлекәче дә алыштыра алмый.

Балачак печеньесыБалачак печеньесы
Балачак печеньесы

Кемдә аны пешерә торган махсус таба бар, шушы рецепт буенча әзерләп карагыз.

Бу тәмле печенье өчен 1 стакан шикәр комы, 3 йомырка, 1кап акмай, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч, 3-4 стакан он кирәк булачак.

Акмайны эретергә, йомырка, шикәр комы, камыр йомшарткыч, он салып, йомшак кына камыр басарга.

Камырны берничә өлешкә бүләргә.

Табаны утка куеп кыздырганнан соң, камыр салып, ике ягын да пешерергә.

 

Фото: pinterest.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас