+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
23 октябрь 2025, 10:55

Кабактан аш пешердегезме?

Бу рецепт белән дә әзерләп карагыз әле.

Кабактан аш пешердегезме?Кабактан аш пешердегезме?
Кабактан аш пешердегезме?

Кабакны юып, кабыгыннан чистартканнан соң, вак итеп, шакмаклап турыйбыз. Кишер, бәрәңге һәм суганны чистартабыз һәм, шулай ук, вак кисәкләргә турыйбыз.

Яшелчәләрне суда яисә парда пешереп алырга кирәк. Шулай ук, газ мичендә тирән табага фольга каплап, яшелчәләр йомшарганчы тотарга да мөмкин. Үзегезгә нинди ысул ошый, шуны сайлагыз.

Аннары яшелчәләрне блендер белән изәбез. Әгәр блендерыгыз булмаса, бәрәңге төйгеч белән төяргә дә була. Хәзер әзер измәгә кайнар куе сөт, тоз, борыч өстәп, тагын бер тапкыр кайнатып чыгарабыз. Кыргыч аша чыгарылган сарымсакны кушып җибәрсәк, аш бигрәк тә тәмле була.

Ашны табынга чыгарганда, өстенә петрушка сибәбез. Тәмле булсын!

 

Фото: img.povar.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас