+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
24 октябрь 2025, 06:35

Табында — тәмле көзге сый

Ә сез кишер бөккәне яратасызмы?

Табында — тәмле көзге сыйТабында — тәмле көзге сый
Табында — тәмле көзге сый

Кишер бөккәне өчен:

Җылы кефир  –  250 грамм;

Эрегән акмай – 50 грамм;

Үсемлек мае — 30 грамм;

Чәй содасы – 0,5 чәй калагы;

Тоз – 0,5 чәй калагы;

Он –  380-400 грамм;

Эчлек өчен:

Кишер — 6-7 данә;

Йомырка –  3-4 данә;

Дөге –  1 стакан;

Тәменчә тоз, акмай кирәк булачак.

 

Әзерләү барышы:

Җылы кефирга чәй содасы салабыз, биш минут тотып, акмай һәм үсемлек мае, тоз  кушабыз. Аз-азлап он салып, камыр басабыз. Өстен каплап ял итәргә куябыз.

Эчлек өчен пешкән кишерне һәм йомырканы вак итеп турыйбыз, тәменчә шикәр комы, тоз һәм май өстибез. Йомырка урынына бүрттергән дөге кушарга да була. Монысы кем ничек ярата инде.

Камырны 10-12 өлешкә бүлеп, һәр өлешне җәябез һәм эчлек салып, бөккән ясыйбыз. Эченә берәр кисәк акмай салып җибәрсәгез, ул аеруча тәмле булачак.

Кишер бөккәне өстенә йомырка сарысы сөртергә дә була.

180 градус температурада духовкада 45-50 минут пешерәбез.

Тәмле булсын, дуслар!

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас