

Рогаликлар ясау өчен кирәкле ингредиентлар: 1 йомырка сарысы; 450 мл җылымса сөт; 1 чәй калагы тоз; 3-4 аш кашыгы шикәр комы; 1 чәй калагы коры чүпрә; 5 аш кашыгы үсемлек мае; 1 аш кашыгы майонез; кирәгенчә он.
Эчлек өчен повидло, джем кирәк булачак.
Әзерләү барышы:
Бик каты итми генә камыр басып, аны җылы урынга кабартырга куегыз. Берәр сәгатьтән ул күтәреләчәк. Камырны җәеп, өчпочмаклар кисегез. Эченә повидло салып, рогаликлар ясагыз.
Аннары 180 градуска кадәр кызулатылган духовкада 25 минут чамасы, йөзе килгәнче, пешереп алыгыз. Рогаликлар өстенә шикәр пудрасы сибегез.
Чәйләрегез тәмле булсын!