

Салат өчен 150 грамм ысланган тавык ите, 200 грамм шампиньон, 100 грамм кореяча кишер, 150 грамм яшел кыяр, 80 грамм кара җимеш, майонез, тоз, борыч, 3-4 зәйтүн җимеше, петрушка-укроп кирәк. Бу тәмле салат савытка катламлап салына.
Ысланган тавык итен вак итеп турыйбыз. Бу —салатның беренче катламы.
Икенче катлам итеп вак кына туралган кара җимеш салына.
Өченче катламга салачак шампиньоннарны үсемлек маенда кыздырып алабыз.
Кыярны вак шакмакларга турыйбыз.
Соңгы катлам — кореяча кишерне үзең эшләсәң дә, сатып алсаң да була. Һәр катлам өстенә юка гына майонез ягабыз.
Салат әзер булгач, суыткычка куегыз. Ярты сәгатьтән соң, табынга чыгарырга да була.
Тагын да матур булсын, дисәгез, тәлинкәгә башта яшел салат яфраклары тезегез, ә өстен укроп, петрушка, зәйтүн җимеше, гөмбә белән бизәргә генә калачак.
Тәмле дә, матур да була!
Фото:koolinar.ru