+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
31 октябрь 2025, 05:55

Бәрәңге шәңгәсе

Каникулдагы оныкларны сыйлыйбызмы, дәү әниләр?!

Бәрәңге шәңгәсеБәрәңге шәңгәсе
Бәрәңге шәңгәсе

Камыр өчен кирәк:

1 стакан җылымча су;

1 чәй каш коры чүпрә;

1 аш кашыгы шикәр;

1 чәй калагы тоз;

2 аш кашыгы майонез;

кирәгенчә он.

Барлык ингредиентларны салып, камыр басабыз. Азактан 3-4 кашык үсемлек мае белән басып куябыз һәм җылы урында 1 сәгать кабартабыз.

Ә хәзер бәрәңге измәсе әзерлибез. 500 грамм пешкән бәрәңгене 1 бокал кайнар сөт, акмай салып төябез. Вакланган яшел укроп салырга да мөмкин.

Хәзер кабарган камырдан шарчыклар әвәлибез, аларны җәябез. Җәймәләр өстенә бәрәңге измәсе салып (кайнар булмасын, югыйсә камыры пешеп китә), тигезләп чыгабыз. Бераз кабартып алганнан соң, өстенә майонез белән тугыланган йомырка сөртәбез.

Шәңгәләр 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 30-35 минут пешә. Духовкадан алгач, өстен эретелгән акмай белән майлыбыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас