

Камыр өчен:
1 йомырка;
0.5 стакан җылы су;
тәменчә тоз;
2 кашык көнбагыш мае;
2 стакан тирәсе он.
Барлык ингредиентларны салып, артык каты итми генә, үзләнгәнче камыр басабыз. Аннары целлофан капчыкка салып, 20 минут чамасы суыткычта ял иттерәбез.
⠀⠀
Эчлеге:
1 килограмм бәрәңге;
500 грамм фарш;
2-3 суган (суган күбрәк булган саен мантый тәмлерәк була).
Иң яхшысы, суганны блендер аша вакларга. Болай эшләгәндә, тәме дә яхшырак чыга, суганы да сизелми. Фаршка вак итеп туралган бәрәңге, суган салып бутыйбыз. Тоз, борыч, тәмләткечләр өстибез.
Камыр җәябез һәм түгәрәк яисә шакмак рәвешендә кисәкләргә бүлеп чыгабыз. Аннары шул кисәкләргә әзер эчлекне салып, матур итеп ябыштырып чыгасы гына кала.
Мантый 40-45 минут пешә. Табынга соус, каймак белән чыгарабыз.
Сез дә пешереп карагыз. Тәмле булсын, дуслар!
Автор фотосы.