+30 °С
Болытлы


Бәйрәм табынына бик тәмле салат әзерлик әле, дуслар. Ул тәмле дә, файдалы да булачак.
Бу салатны әзерләү өчен алдан яхшылап пешерелгән бер стакан нут, 200 грамм черри помидоры, ике яшел кыяр, салат яфраклары, өч тырнак сарымсак, кара борыч, кориандр, тоз һәм зәйтүн мае кирәк булачак.
Яшелчәләрне озынчалап турарга, салат яфракларын кул белән өзгәләргә. Аларны кушып, пешкән нутны өстәгез. Салатка соус әзерләү өчен сарымсакны изәбез һәм май, тәмләткечләр белән кушабыз. Соусны салатка табынга чыгарыр алдыннан гына сибәбез.