Кирәк булачак:
20 гр акмай —
1 баш суган
1 болгар борычы
200 гр сөт өсте (сливки) яисә кибет каймагы
450 гр тавык ите
каты сыр
укроп, петрушка
тоз, борыч
Әзерләү барышы:
Акмайны табада эретәбез, шунда вак итеп туралган суганны җиңелчә кыздырабыз. Озынчалап турап туралган тавык ите өстибез, 3-5 минут кыздырып алабыз. Салам туралган болгар борычы, тоз салабыз, барысын бергә болгатып, 2-3 минут утта тотабыз. Аннары сөт өсте салып, вак итеп туралган яшеллек сибәбез һәм әзер булганчы, 20 минут чамасы томалап пешерәбез. Иң азактан кыргычтан чыгарылган сыр сибәбез.
Тәмле булсын, дуслар!
Фото: tekhnolog.com