Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
6 ноябрь , 15:30

Сохаридан йомшак торт

Бу тәмле торт тиз һәм җиңел әзерләнә.

Сохаридан йомшак торт
Сохаридан йомшак торт

Кичке чәй янына тәмле торт пешерик әле, дуслар. Үзе җиңел генә әзерләнә торган торт бик тәмле дә килеп чыга.

Бу җиңел генә эшләнә торган торт өчен 250 грамм сохари, 250 грамм шикәр комы, 2 йомырка, 300 грамм кайнатма, джем яки куертылган сөт, чәй содасы, аш серкәсе кирәк булачак.

Сохарины иттарткычтан чыгарабыз, шуңа шикәр комы,туглаган йомырка, аш серкәсе белән сүндерелгән сода өстибез. Барысын бергә яхшылап бутыйбыз. Килеп чыккан камырдан өч җәймә ясап, һәркайсын духовкада пешереп алабыз. Җәймәләрне аерым салып суытабыз. Алар суынгач, өсләренә кайнатма яки джем, яисә куертылган сөт ягып, катлы-катлы тезәбез. Ә иң өске катка сохари валчыгы һәм шикәр комы сибәргә дә була.

Бик тәмле торт килеп чыгачак. Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас