Нәкъ балачактагы кебек күпереп торган, сусыл, тәмле йомырка әзерләүнең төп сере – аны кыздырмый гына, су мунчасында әзерләүдә.
Безгә кирәк булачак:
йомырка – 3 данә.
сөт — 150 мл
тәменчә тоз
форманы майлау өчен акмай.
- Эссегә чыдам (керамик, пыяла яисә металл) форма – таба алыгыз һәм аның эчен акмай белән майлагыз.
- Тирән савытта йомыркаларны җиңелчә генә болгатыгыз. Шунысы мөһим: күбекләнгәнче болгатырга кирәкми, югыйсә пешкәч, “шиңәргә” мөмкин. Йомыркага сөт һәм тоз өстәп, янә болгатыгыз.
- Әзер массаны формага салыгыз.
- Су мунчасы әзерләгез. Киң төпле кәстрүлгә су салып, утка куегыз. Йомырка тәбәсе салынган табаны кайнап торган сулы кәстрүлгә куегыз. Су табага кермәслек булсын.
- Табаны капкач белән каплагыз һәм йомырка тәбәсен 20-25 минут пешерегез. Беренче 20 минут капкачны ачмагыз, югыйсә ул кабарып пешмәячәк.
- Табынга биргәндә туралган яшеллек, кыяклы суган сибәргә мөмкин.
Бу диетик һәм файдалы иртәнге аш белән гаиләгезне сөендерегез. Тәмле булсын!
Фото: onetable.ru