-11 °С
Кар
Бу рецепт белән пицца камыры уңа, йомшак була.
Камыр өчен кирәк булачак:
200 мл җылымса су,
1 чәй калагы коры чүпрә,
1 аш кашыгы шикәр,
1 чәй калагы тоз,
2 аш кашыгы майонез,
2 аш кашыгы үсемлек мае,
он.
Җылымса суга чүпрә, шикәр салып, 15 минутка калдырабыз. Аннары тоз, майонез, он салып, камыр басабыз. Иң азактан 1-2 кашык үсемлек мае кушып, камырны басып бетерәбез. Өстен каплыйбыз һәм 1 сәгать җылы урында тотабыз.
Пицца камырын юка итеп җәйсәң, ул нәкъ балалар яратканча тәмле була!
Фото:de-fragrance.ru