+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
22 ноябрь 2025, 09:50

“Җылы салат”

 Ялларда бик тәмле салат әзерлибез, дуслар.

“Җылы салат”“Җылы салат”
“Җылы салат”

Ингредиентлар:

300 гр пешкән сыер ите,

1 банка кукуруз,

1 банка кызыл фасоль,

200 гр кореячә кишер,

болгар борычы ,

яшел суган,

2-3 аш кашыгы үсемлек мае,

1 аш кашыгы бәлзәмле аш серкәсе,

тоз-борыч, тәмләткеч үләннәр.

Әзерләү барышы:

Итне, болгар борычын салам турагыз. Калган ингредиентларны өстәгез, тоз-борыч, бәлзәмле аш серкәсе, үсемлек мае, тәмләткеч үләннәр кушып болгатыгыз.

Тәмле булсын, дуслар!

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас