Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
29 ноябрь , 12:55

Коры килеш тозланган кәбестә күпкә файдалырак

Бу рецепт белән ул кыш буена үзенең тәмен саклый.

Коры килеш тозланган кәбестә күпкә файдалырак
Коры килеш тозланган кәбестә күпкә файдалырак

Кәбестәне тозлык ясап та, “коры килеш” тозлап та була. Белгечләр әйтүенчә, икенчесендә витаминнар икеләтә күбрәк була. 

Бу рецепт белән әзерләгәндә, су һәм маринад кушылмый. Кәбестә кыш буена үзенең тәмен саклый, бозылмый.

Кирәк булачак:

2 кг кәбестә

2-3 кишер

2 кашык тоз

ак анис яисә укроп орлыгы

Кәбестә тозлау өчен пыяла яисә эмаль савыт яхшы, ләкин аның ярыл­ган-чатнаган, купкан урын­нары булмаска тиеш. Ә менә пластик савытлар  бу эшкә ярамый. Өстенә бастырык рәвешендә кую өчен киң тәлинкә һәм сулы банка кулай. Кәбестә өстенә тимер әйберләр куярга ярамый. Тозга килгәндә, йод кушылмаганын алырга ки­рәк. Чөнки йодлы тоз кәбестәне йомшарта. Аннары кәбестәнең бакчаңда үскәненә җитми, кибетнеке гадәттә нитратлар һәм химикатлар белән үстерелә.

Кәбестәне шакмаклап яисә саламлап турагыз, уылган кишер, укроп орлыгы һәм тоз салып, җиңелчә генә уып, барысын бергә яхшылап болгатабыз. Аннары банкаларга тыгызлап тутырабыз, суты кәбестә өстенә чыгарга тиеш. Тирән тәлинкәгә утыртабыз, чөнки бүленеп чыккан суы ташып китүе ихтимал.

Кәбестәне өй температурасында ике-өч көн әчетәбез. Көненә 4-5 тапкыр төпкә кадәр таячык тыгып, газын чыгарып алырга онытмыйбыз. Суы утырып, кәбестә “җырлаудан” туктагач, ул әзер дигән сүз. Саклау өчен салкынга яисә суыткычка алып куябыз.

 

Автор фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас